Каләм бор
Төрки телләрдә сүзләр күп кырлы була. Шуңа күрү бер тамырдан һәм омо-нимнардан тезелгән җөмләләр татар телендә еш очрый: Әлифба үзгәргәндә сүзләрнең күп кенә кырлары югалып кала. Шуны күзәтеп XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында игътибар итеп язучылар каләм боргалыйлар (каламбур – сүз уйнату).
Авыручы авырыкны авырттырмады.
Аерыкка аерманы аерган.
Ал алманы алда Алладан (ал Тәңре) алгыр алмашып ала.
Ак аксым акрын ага.
Аксыл акча агыла.
Ам-азыннар (амазонкалар) аз-азлап азапланып азаклаганнар.
Анда аны аныклады.
Арлар аралыкта арыган.
Арыктагы аракыдан арлар арыгач арынган.
Асны аслар аста аскан.
Аталган атаклы атны ата.
Атакта аттан аткан.
Аулак ау(вы)л аучылары ауда аулый.
Ачтан ачкыч ачты.
Ашкынучы аш ашауны ашыгып ашыра.
Ашкынып аша ашама, ашыгып аша.
Байгыш баегач байый.
Балавыздан баллы балчык балкый.
Балдак балтадан балгага, бал балдыздан балчыкка.
Барлык баракларны барлагач барсы да бара.
Басмачы басудагы баскынчыкныћ басма баскычына баскан.
Башка башак башы.
Башка башлык башыннан башланган.
Берәү берәм-берәм берләнгән берлек берлән берләнде
Бизмичә бизәкләрне бизәклә.
Биредәге бирәннәр бирелгән биремгә бирешмиләр.
Бозык бозлавыкта боз бозыла.
Борын-борыннан борчактан борчылып борындык борыннын борган.
Ботарлаган ботак боткасы.
Бу буыннарны буар (елан) буа. Буарлы буаны буыннар буа.
Буйдак буйга буйдак буйсына.
Буйлы буйдак буйсынмый.
Буранда бурап бура бурыйлар.
Бүлмәдә бүленгәннәр бүләкләнә.
Гарәпләр мәгъриптә.
Ерткычлар ермачлаган ермакның ерак ерымы Ертышта.
Иркә ирене.
Иса иске исне истән исә, Муиса истән исен исеп исертә.
Ит итә.
Ишлеләр ишкәк ишелгәнен ишетә.
Йомpан йомшак йомгактагы йомыpканы йомаpлады.
Йөз йөзек йөзә.
Йөздә йљз йљз.
Кабырчыктагы капсыз кабара (елан) каплан кабыныћ капкачында кабартмадай кабара.
Каекчы кайракчыга кайрак кайтарды.
Казучы казнада казына.
Каклы как каккан.
Калгалы калада калмык калым калдырды.
Камадагы камышларда кама камыклы камыр камаулагач камкалана.
Канатлап (арканлап) канатын канатты.
Каралган карардагы карачкылар.
Карамалы карагы, кара кара караштыргалаштыргалаштыргалаштыргалаштырга-лаштырып кара.
Карый кара карачкыны караштыра.
Кара карга карга кара.
Катын (хатын) катып катаpгадагы (сөрү) катада кат-кат катыргы катыра.
Катын кат-кат катнашып каталанды.
Каш кашыма.
Керле керсез керде.
Керпедә керпекле (керфекле) керпе.
Килен килендәшкә килеп килешкән.
Кисәткәч кисәүне кисмәккә кисәләр.
Кичә кичен кичте.
Коеп коен (каты яңгыр) койганда коймадагы коелмадан коега коелдык коелды.
Кулны култыклады.
Кумышка куып кумакны кума.
Кунак куна.
Кунага кунакны кундырганнар.
Кушаклы куштаннар кушамнарда кушаматлыларга кушарланалар.
Кызыллар кызмача кызга кызыгып кыза.
Кызартма кызганып кызлар кызара.
Кыланчык кылчыклы кылда кылана.
Кыркылган кыр кырыенда кырчаћгылы кырыс кыргый кырчы кыргында кырын-ганда кырылды.
Кырылган кырымнан Кырымда кырым кырылды.
Кысла кыска кыстыpгычын кысып кысмыpны кыстады.
Кыюның кыек кыерчыгы кыядан кыелды.
Көйне көйли көймәче.
Көлә-көлә көллектә көлчә көлләнә.
Көпә-көндез көндәш көннәшә.
Күзлекле күзәтүче күзсез күзәнәкне күзәтә.
Күкрәктән күкерт күк күкрәтте.
Күктә күгәрчен күтәрде.
Күктә күкрәгән күк.
Күмәкне күмәкләшеп күмдек.
Күпергән күпердә күбек күбәйгән.
Күркәдәй күркәм күркә.
Мулатар мулатыктан мул атар.
Нидәге нине ни сыман нитеп кенә ниткәләгәч нит.
Очкыч очактан очкынып очта очты.
Печтек пычактан печәнлектә печелгән пычкы.
Сазаганнар сазы сазлыкта.
Сазлыкта саз сазлана.
Сакчы саклауда (гарнизонда) сагына.
Саллы салмыш саламнан сал сала.
Санак сандыктагы санагычтай саный.
Санаучы сансанарны санакта саната.
Саннарны сайлап сана.
Сикерткә сикермә сикеpешендә сикергеч белән сикерә.
Сызучы сызгырып сызды.
Сыйлаган сыйны сыйдыр.
Сынык сынчы сынын сыный.
Сөялле сөяркә сөялгән.
Тазлы таз тазара.
Такылдык тагы таганны такты.
Тактада такыр такыялы такмакчы такмаза такылдый.
Тамакка тамчы тамыз.
Тамгага таматтан (помидор) тамчы тама.
Таплы табаның табагачын табын тапкыры тапталган табакта тапты.
Тар тарак таралды.
Таш аякта ташаяк.
Ташланган ташаяк ташта ташый.
Ташчы таш ташый, ташкын таш ташлый.
Телчән телче телгечтән телемләп телегән.
Тер терләнә.
Терәкле терәндә терсәккә терәнгән.
Тетрәткеч тетрәвектә тетүченең теткече тетелгән.
Тибүдән тибрәләнә.
Тирбәтмә тирбәтмә.
Тирмә тирәсендәге тирләгән тире тирәктә.
Тирече тиресләгәндә тирлеген тирләткән.
Туганнардан туган-тумача туа.
Туз тузан туздыргач тузды.
Туйда туйган, туйдан туймас, туйдан туйганы туенмас.
Тундрада тунда тундырма.
Тук, тук тукран тукылдатып тукыган. Тукыманы тукыгач тукый-тукый тукланган.
Тукран тукылдагач туклана, тукмак тукылдашта туклана.
Тукталышта туктаганнар туклана.
Тынсыз тыла.
Тынчуда тынгысызлар тынсызланып тынычланганнар.
Тырмачы тырнаксыз тырмалады.
Төртүчеләр төрткеләрне төргәккә төрә.
Төртемеш төртенчек төрткегә төртенә.
Төштәге төштән төшкә төшкән.
Уанада уаклатып уылдык удым.
Уемда уен уйлап уймаклы уенчык уйнадым.
Уенчык уймаклана.
Уйлап уянгач уят.
Уйчакчык уймаклары уйчакта.
Ул улын улаткан.
Улап уылдук уды.
Урда урынында урман урнашкан.
Урманчы урамдагы урланган ургычтан ургылга урак урды.
Уылгада уынгач уладым.
Уылдык уганда уунга уатылды.
Уянганы уяулы, уйнаганы уймаклы, уйлаганы уйчаклы.
Уңагайның уңайлап уңда уңыш уңган.
Чакканда чагыла.
Чалмалы чал чалгычы чалды.
Чарлатучы чарлар чарасы.
Чигњче чиктђн чигенгђн.
Чуклы чукрак чукмарны чукый.
Чыклар чыкылдап чыга.
Чәчәк чәчкәләре чәчкә чәчелә.
Чәчле чәчкеч чәчүлектә.
Шәригатьле мөшрикләр шәрыктә.
Элгәр элмәктән элгәккә элеп элгергән.
Юкны югарыда юкарып югалтты.
Юраучы юрганда юраган.
Яблашта ябык ябалак ябагага ябынган.
Ябыннар ябынган.
Япка япрактай япкалый.
Язуны язакта яза.
Язын язучы язык язу яздыргалый язды.
Як-яктан якташлар якынаеп ягымлы ягын ягалар.
Ялангач ялачы ялагайланып ялый.
Янар янында янчыкта янгын яна.
Ярлыклы яpлылаp яpда яpма яpа.
Ярсылар ярсыланган.
Ятаганлы ятлар ятакка яткан.
Яучылар яуламаганда яучыларны яулата.
Яшьләр яшелләнеп яши.
Яшлектә яшьләр яшеннәтеп яши.
Әрлән әрле-бирле әрем әрчи.
Өлкәнең өлкән өлешчесе өләшә.
Өнекәшкә өндә өнче өндәште.
Өстәл өстендә өскәтер (эскәтер).
Өстәлдә өскеләр.
Үлекле үлән үлә.
Үлекле үләксәнең үлемтеген үлчәмә.
Үп, үп, үпкәләмә.
Үпкәч үпкәләмә үпкәнгә, үпкәләсәң үпкәнче үпкәлә.
Үрчетелгән үрмәкүч үрнәкле үрә.
Үткен үтек үткә үткән.
Җилдән җилкән җилкенгән.
Җәек Җәйләвендә җәймә җәйдек.
Равил Һади. 1995 ел.
Халык каләм бор
—Аңладыңмы?
—Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
—Ә мин нишлим?
—Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
—Белдеңме?
—Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
—Булдымы?
—Булды дигәндә койрыгын борды.
—Бушлаймы?
—Бушлай сыер гына мышнай.
—Бүген ничәсе?
—Кадер кичәсе.
—Бүген ялдамы әллә?
—Ялда да, койрыкта да.
—Иеме?
—Ие, иемәсәң бие.
—Исәнме?
—Исән булмасам, әллә син врачмы?
—Исәнме?
—Ә үзең кисәүме?
—Ишетмәдем, ни дисең?
—Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.
—Кайда?
—Былтыргы кар астында.
—Кайда?
—Каербидә.
—Кайдан килдең?
—Кайдырмый тау астыннан.
—Кайчан?
—Бозау агачка арты белән менгәндә.
—Кайчан?
—Карт алаша тай булганда.
—Кайчан?
—Качкан көнне иртән.
—Кайчан?
—Качып барганда.
—Кайчан?
—Кояш тискәре яктан чыкканда.
—Кайчан?
—Кызыл кар яугач.
—Кайчан?
—Дөянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.
—Кайчан?
—Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.
—Кайчангача?
—Яз сорамаска, көз түләмәскә.
—Картаюлар ничек?
—Карт аю урманда гына була ул.
—Кая барасың?
—Каерып салырга.
—Кая бардың?
—Кайманга — катык ашарга.
—Кая бардың?
—Эт туена кода булып бардым.
—Кем?
—Каян белим, кулын куеп китмәгән.
—Кем?
—Кем дигәннең кече улы.
—Кем?
—Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.
—Кем малае син?
—Кемән улы Кемәнетдин малае.